Билгесез солдат көнендә һәм Русия Геройлары елында, шулай ук яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча "Мәгариф" гомумдәүләт проектының төп бурычын тормышка ашыру максатында 3 декабрьдә шәһәрнең 3нче мәктәбендә шушы мәктәпне тәмамлаган, Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган Радик Юмангуҗинга һәм Төньяк Кавказда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Максим Еремицага мемориаль такта ачылды.
Алар укуда тырышлыгы, тыйнаклыгы белән аерылып торса, бүген исә сыйныфташлары өчен лаеклы үрнәк һәм әти-әниләре өчен горурлык булып торалар. Межгорьелылар һәрвакыт йөрәкләрендә Ватанны саклаган егетләр турында изге истәлекне саклаячак.
Мемориаль тактаны ачуда шәһәрнең Яшь армиячеләре, 3нче мәктәп укучылары һәм педагоглары, геройларның туганнары һәм якыннары, шулай ук Әфганстан һәм Чечен сугышлары ветераннары катнашты.
Фото: Анастасия Мухина.