+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Өлкәннәрнең иминлеге - безнең хәстәрлек!

Аскын районында «Демография» гомумдәүләт проектының өлкән кешеләрнең гомер озынлыгын арттыруга һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән «Өлкән буын» төбәк проекты чараларын тормышка ашыруга зур игътибар бирелә.

Өлкәннәрнең иминлеге - безнең хәстәрлек!
Өлкәннәрнең иминлеге - безнең хәстәрлек!

Петропавловка авыл биләмәсенә караган Кыйгазы авылында "Бердәм Русия" партиясенең "Безнең хәстәрлек" проекты кысаларында "Өлкәннәр турында кайгырту" акциясе узды.

Волонтерлар Альберт Кадыймов, Ринат Закиров, Флүзә Салихова, Кыйгазы авылының фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Рамил Нурмөхәммәтов белән берлектә, коронавируска каршы вакцина ясарга карар кылган өлкәннәр янына бардылар. Кунаклар килүенә өлкән кешеләр бик шат иде һәм аларны онытмауларына рәхмәт әйттеләр.

Күпләр Петропавловка авыл Советы башлыгы Альберт Кадыйм улы белән сәламәтлек темасына аралашты һәм волонтерлардан зур дулкынлану белән «Сәламәтлек пакетлары» кабул итте. Волонтерлар өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерде.

Фото: mk.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: