+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Әлшәйдә "Изгелек көне" үтте

«Мәдәният» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Әлшәй районының Түбән Әврез авыл мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Изгелек көне» узды.

Әлшәйдә "Изгелек көне" үттеӘлшәйдә "Изгелек көне" үтте
Әлшәйдә "Изгелек көне" үтте
Түбән Әврез авыл мәдәният йортының "Ак калфак" фольклор коллективы инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белеште.

Инвалидлар көне - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер искәртү. Һәр кеше игътибар һәм хәстәрлек күрсәтә ала. Билгеле булганча, инвалидлар проблемаларының берсе - аралашу җитмәү. Без аларга үз-үзен, сәләтен һәм мөмкинлекләрен тормышка ашырырга, кирәк булганда ярдәм итәргә, рәхим-шәфкать күрсәтергә бурычлы.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Зәкия Миниярова, Рүзимә Басыйрова, Нурия Ханнанова янына барды һәм бүләкләр тапшырды. Аралашу җылы дустанә мөнәсәбәттә үтте.

Фото: Әлшәй районы хакимиятенең мәдәният бүлеге.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас