+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Төзүчеләр ялсыз эшли!

Нефтекама шәһәрендә 1225 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелеше тәмамланып килә.

Төзүчеләр ялсыз эшли!
Төзүчеләр ялсыз эшли!
Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Нефтекама шәһәрендә Башкортстанның төньяк-көнбатышында иң зур булган мәктәп төзелеше дәвам итә. Объект 1225 укучыга исәпләнгән. Яңа уку йорты якын-тирәдәге мәктәпләрне бушату һәм бер сменада уку мөмкинлеге бирәчәк.

Бүгенге көндә бинага җылылык һәм электр кертелгән, лифтлар урнаштырылган. Плитка һәм линолеум җәелгән, ишекләр куелан, стеналар буялган. Әмма объектның тулы әзерлеге турында сөйләргә иртәрәк әле. Дүрт катлы бина уку сыйныфларын, ашханәне, спорт һәм актлар залларын, китапханәне һәм башка бүлмәләрне үз эченә ала.

Төзүчеләр бригадасы тизләтелгән режимда ял көннәрсез эшли. Барлык эшләрне төгәлләү өчен бер айдан азрак вакыт калып бара. Киләсе адым – лицензияне рәсмиләштерү. Барлык кирәкле документлар әзер булганнан соң гына мәктәп 1200дән артык укучыны кабул итә алачак.

 
 
Фото:srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: