+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа китапханә авыл күрке булачак

Тиздән Салават районының Торналы авылында яңа буын модельле китапханә ачылачак.

Яңа китапханә авыл күрке булачак
Яңа китапханә авыл күрке булачак
Авыл китапханәсе, Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы булдырылган "Мәдәният" гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” төбәк проекты кысаларында конкурс нигезендә модельле муниципаль китапханәләр төзүгә сайлап алуда җиңүчеләр исемлегенә керде.

Гомумдәүләт проекты кысаларында бинага капиталь ремонт үткәргәннән соң, китапханәнең тышкы һәм эчке киңлеге үзгәрде. Заманча җиһазлар, яңа компьютер, мультимедиа, тавыш җайланмалары урнаштырасы гына калды.

“Китапханәгә һәр килүче үз зәвыгына туры килерлек китап таба һәм вакытын файдалы үткәрә алачак. Биредә фильм карарга, иҗат белән шөгыльләнергә, яки чарада катнашырга мөмкин булачак. Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен компьютер һәм тифлофлешплеерлы эш почмагы булдырылачак, китап фонды рельеф-график китаплар белән тулыландырылачак”, — дип, планнары белән уртаклашты Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ю. М. Вахитова.

"Мәдәни мохит" төбәк проекты ярдәмендә авыл китапханәсе сыйфатлы үсеш дәрәҗәсен ала, халыкка уңайлы хезмәт күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итә.

 
 
Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: