Республика Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел төбәктә гомум озынлыгы 387 километрдан артык булган 255 объектта юл төзелеше эшләре алып барылган. Бу объектлар ил Президенты Владимир Путин указы белән булдырылган "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектына кертелгән булган. Аңа 6 миллиард сумнан артык акча сарыф иткәннәр, шул исәптән, федераль бюджеттан - 1,7 миллиард сум.
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев әйтүенчә, әлеге гомумдәүләт проекты ярдәмендә Башкортстанда соңгы елларда иң зур юл төзелеше эшләре башкарыла.
Гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән объектлар арасында министр түбәндәгеләрне билгеләп үтте: Уфаның Воровский урамы чатындагы Агыйдел елгасы аша төзелгән күпер һәм Парк урамы, Стәрлетамактагы Октябрь проспекты, Уфа - Бөре - Яңавыл автомобиль юлының Благовещен районындагы участоклары, М-5 «Урал» федераль трассасының Чишмә - Аксен - Кыргыз-Миякә юлы һәм башкалар.
"Өстәвенә, бу объектларның күбесе графиктан алда файдалануга тапшырылды", - дип ассызыклады Александр Булушев.
Фото: mgazeta.com