+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кече эшкуарлык кул эшләреннән башлана

Караиделдә моңа багышланган слет узды.

Кече эшкуарлык кул эшләреннән башланаКече эшкуарлык кул эшләреннән башлана
Кече эшкуарлык кул эшләреннән башлана

Караиделдә «Хатын-кызлар бәхете территориясе» форумы кысаларында «Кул эшләре осталары слеты» узды. Чарага Каринэ Хәбирова да килде. Чара яңа һөнәрчелек коворкингында узды. Һөнәрчеләр очрашуы Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылган.


- Быел без һөнәрчеләр өчен чаралар санын арттырдык. Бу осталарны һәм һөнәр ияләрен берләштерү, аларга бизнес оештыру һәм үстерү өчен мөмкинлекләр тудыру, дәүләт ярдәменең кирәкле чараларын эшләү өчен кирәк. Креатив индустрия үсеш темплары буенча беренчелекне саклап кала, гадирәк итеп әйткәндә - керем өлкәсе. Ә безнең республиканың милли мәдәниятләре төрлелеге - бизнес өчен бәһасез идеяләр хәзинәсе, - диде республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.

Слет барышында чүлмәк ясау эше, тегү, тире һәм агач эшкәртү, башка юнәлешләр буенча лекцияләр, иҗади осталык дәресләре үткәрелде. Шулай ук "Тактики роста" эшлекле уены оештырылды. Анда бизнес-тренер Илдар Килмәтов җитәкчелегендә һәр катнашучы үз бизнесын үстерү моделен эшләде. Халык кәсепләре күргәзмә-ярминкәсендә Уфа, Бөре, Аскын, Балтач һәм Нуриман районнарыннан осталар үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен тәкъдим итте.

Чара «Кул эшләре - тигез мөмкинлекләр территориясе» дип аталган "түгәрәк өстәл" белән тәмамланды. Анда осталар Башкортстанда халык сәнгать һөнәрләрен үстерү перспективалары турында фикер алышты.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас