+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Белем алырга - автобуста!

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында кабул ителгән "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган эшләр киң колач ала.

Белем алырга - автобуста!Белем алырга - автобуста!
Белем алырга - автобуста!

Шушы уңайдан, Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгендә мәктәп автобуслары турында сүз барды.

Благовещен шәһәренең Төньяк микрорайоны – яңалардан исәпләнә. Әлегә биредә мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Шуңа күрә әти-әниләрнең балаларын мәктәпкә алып бару яки кайтуы турында борчылулары аңлашыла да. Үзәктә белдерелүенчә, биредә хәл итәсе мәсьәлә җитди булган.

Ниһаять, 2021 елның язында Благовещен районы хакимияте Мәгариф министрлыгына автобус алу өчен тиешле хат җибәргән, Үзәк тә моңа кушылган.

Һәм менә, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында, 2021 елның ноябрь аенда 5нче мәктәп укучылары автобуслы булды.

Фото: voshod.bashkortostan102.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас