+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Юллар төзек булса, тормыш имин булыр

Юл хәвефсезлеге аның төзеклегенә бәйле. Республикада соңгы елларда моңа зур игътибар бирелә.

Юллар төзек булса, тормыш имин булырЮллар төзек булса, тормыш имин булыр
Юллар төзек булса, тормыш имин булыр

Башкортстан Транспорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2022 елга төбәктә 167 объектта юлларны ремонтлау планлаштырыла: шулардан 32се - Уфа һәм 36 объект Стәрлетамак агломерациясенә керә, 99 объект - агломерациягә керми торган төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары.

Башкортстанның юл хуҗалыгы идарәсе Иглиннән Кальтовка поселогы ягына табан юлны реконструкцияләү эшен төгәлләде.Бу юлның озынлыгы 7,5 километр тәшкил итә. Районда юл реконструкцияләү эшләре ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барылган.Әйткәндәй, әлеге юлларны тәртипкә китерү кирәклеге уңаеннан Республика белән идарә итү үзәгенә мөрәҗәгатьләр шактый килгән булган. Ниһаять, 2021 елның ноябрь аенда юл куллануга тапшырылган.

Фото: api.rbsmi.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас