

Павильонда Кыш бабайның вакытлы резиденциясе урнашкан, анда аның белән истәлеккә фотога төшәргә мөмкин иде. Балалар кышкы тылсымчыны шигырь белән сөендерде, ә ул аларны тәмле ризыклар белән сыйлады. Скейт-парк шәһәрнең яңа ел мәйданчыкларының берсенә әверелде, анда җәен һәм кышын чын чыршы "яши", ул бизәлгән һәм утлар белән балкый. Янәшәдә генә әкият персонажлары һәм боздан ясалган фигуралар урнашкан.
"Бу - безнең шәһәрдә беренче Яңа ел чарасы. Һәм бик озак көтелгән бәйрәм Кыш бабайның килүеннән башланды. Аңа балалар һәм өлкәннәрдән чират тезелде, барысы да фотога төшәргә һәм кышкы тылсымчыны кочакларга теләде. Безнең гаилә дә бу чарадан читтә калмады, без якыннарыбызга павильонда яңа ел почтасы аша оригиналь открыткалар җибәрдек", - дип тәэссоратлары белән уртаклашты Сәгадиевлар гаиләсе.
"Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырыла.
Фото: Дүртөйле районы хакимияте.