

Башкортстанның Туймазы районында яңа ФАПлар төзү дәвам итә.
Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Район хакимиятендә билгеләүләренчә, әле Иске Туймазы авылында табиб амбулаториясенең стеналары күтәрелә. Бинаның түбәсен ябу һәм тышлау, шулай ук электр белән тәэминатын эчке монтажлау эшләре башкарылган. Бинаның фасадын җылыту буенча эшләр башланган.
Алексеевка һәм Ярмөхәммәт авылларында да ФАП төзү эшләре дәвам итә.
Яңа медицина пунктлары барлык заман таләпләренә җавап бирә торган, уңайлы булачак.
Фото: https://mgazeta.com/