

Ул "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында эшләнгән.
Әлеге гомудәүләт проекты кысаларында башкарыласы эшләр "Галия" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Ринат Нәҗмиев тарафыннан тәкъдим ителгән. Медицина үзәге заманча медицина җиһазлары сатып алган һәм эшкуарларга булышу өчен муниципаль программаны тормышка ашыру кысаларында финанс ярдәме конкурсында катнашу өчен документлар пакеты әзерли.
“Без “Ваш Доктор” үзәге өчен заманча стоматология аппараты сатып алдык. Ул монитор белән җиһазландырылган, анда табибның манипуляцияләрен күрергә һәм тәкъдимнәрен тыңларга мөмкин", - ди медицина үзәге директоры Ринат Нәҗмиев.
Фото: gtrk.tv