

Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты җәмәгать урыннарында QR-кодлар кертү турындагы закон проектын хуплады һәм депутатларга аны беренче укылышта кабул итәргә киңәш итә.
«Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында»гы федераль закон проекты концепциясен хуплый һәм Дәүләт думасына аны беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итә», дип хәбәр итә РИА Новости.
Белгечләр искәрткәнчә, вакциналану турында сертификатлар кертү — Русиядә коронавирус таралуын булдырмау өчен вакытлы чара.
Депутатлар сүзләренчә, гражданнарда коронавирустан саклану өчен җитәрлек антитәнчекләрнең булуы аларга QR-кодлар бирү өчен сәбәп булырга мөмкин.
Вакциналану һәм QR-кодлар турында сертификатларны файдаланганда барлык оешмаларның тотрыклы хезмәттәшлеге өчен норматив хокукый актлар һәм техник өлешен әзерләү кирәклеге билгеләп үтелә.
Фото: "Кремлин.ру"