+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мәдәни учаклар заман белән бергә атлый

Борай районында мәдәният учреждениеләрен җиһазлар белән тәэмин итү дәвам итә.

Мәдәни учаклар заман белән бергә атлыйМәдәни учаклар заман белән бергә атлый
Мәдәни учаклар заман белән бергә атлый

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты ярдәмендә Борай районында мәдәният учреждениеләрен җиһазлар белән тәэмин итү дәвам итә.

Районда ике учреждение 113 636шар сум субсидия алган. Бу акчага Олы Бадрак авылы китапханәсенә компьютер, ноутбук, күпфункцияле җайланма (принтер) сатып алынган, китап фонды тулыландырылган. Каенлык авыл мәдәният йортының матди-техник базасы ныгытылган: комплектта акустик система, микшер пульты, ноутбук сатып алынган.

6 мәдәният хезмәткәре илнең иң яхшы уку йортларында квалификация күтәрү курсларында белем алган.

“Мәдәният” гомумдәүләт проектының төп бурычы – төбәгебезнең һәр кешесенә барып җитү, илнең һәм республиканың иң ерак һәм кечкенә почмакларында тармак үсешен тәэмин итү”, – дип билгели Борай районының мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Илгиз Зөфәр улы.

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас