Стәрлебаш районындагы шундый вакыйгаларның берсе - һичшиксез, "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында Аллагуват авылында яңартылган мәдәният йорты ачылу.
Мәдәният йортына капиталь ремонт сыйфатлы эчке һәм тышкы бизәкләүне, электрүткәргечләрне, җылыту системасын, тәрәзә һәм ишек блокларын, түбәне алыштыруны үз эченә алган. Тирә-як яңа койма белән әйләндереп алынган, тротуар плиткасы җәелгән, декоратив агачлар һәм куаклар утыртылган.
"Яңартылган мәдәният йорты бинасы барыбызны да: Аллагуват авылы халкын да, кунакларны да шатландыра. Зур эш башкарылды, нәтиҗә күз алдында! Әлеге проектны тормышка ашыруга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт!" - ди Аллагуват авыл хакимияте башлыгы Әлфинә Колсарина.
Фото: Район мәдәният бүлеге