+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мәктәп кайчан төзелеп бетәчәк?

Учалыда 1225 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше дәвам итә.

Мәктәп кайчан төзелеп бетәчәк?Мәктәп кайчан төзелеп бетәчәк?
Мәктәп кайчан төзелеп бетәчәк?

Ул «Мәгариф» гомумдәүләт проекты буенча төзелә.

Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырган «Мәгариф» гомумдәләт проектын һәм Учалы шәһәрендә максатлы инвестицион программаны тормышка ашыру кысаларында 1225 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелә. Бу максатларга республика федераль бюджеттан 400 миллион сумнан артык акча алган. Дәүләт заказчысы булып Башкортстанның капиталь төзелеш идарәсе тора. Генераль подрядчы - 1нче төзелеш идарәсе

Бинаның гомум мәйданы 18 мең квадрат метрдан аз гына артык. Проектта укучыларның уку-укыту процессын һәм ялын оештыру өчен кирәкле бөтен нәрсә каралган. Сыйныф бүлмәләреннән һәм кабинетлардан тыш, мәктәптә ике зур спорт һәм актлар залы, азык-төлек блогы булачак. Якындагы территориядә спорт һәм балалар мәйданчыклары, шулай ук мини-футбол кыры бар.

Белем бирү учреждениесе халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен дә ачык булачак, гамәлдәге таләпләр нигезендә гомум кулланылыштагы урыннар һәм сыйныф бүлмәләре җиһазландырылачак, пандуслар һәм лифтлар куелачак.
Подрядчы әлеге социаль әһәмияткә ия объектны төзүгә агымдагы елның җәендә кереште. Бүгенге көндә мәктәпнең әзерлеге 50 процентка якын. Төзүчеләр суүткәргечнең, канализация һәм җылылык трассасының тышкы челтәрләрен салганнар инде. Бинаны төзү эшләре тулы куәтенә бара, тәрәзәләр куела.
Төзелеш-монтаж эшләре график нигезендә бара.

Объектны 2022 елның сентябренә тәмамлау планлаштырыла.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас