+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары
19 декабрь 2021, 06:15
Иглиндә яңа буын китапханәсе ачылды
Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Иглин районында Куҗәй авыл китапханәсе базасында беренче яңа буын китапханәсе ачылды.
Иглиндә яңа буын китапханәсе ачылды
Яңартылган китапханәдә укучылар өчен яңа техника, функциональ җиһазлар сатып алынган, заманча дизайн, китап фондына ачык керү, ирекле аралашу урыннары, уен зонасы, уку өчен уңайлы почмаклар булдырылган. Авыл китапханәсе һәр укучыга үзенең иҗади сәләтен ачарга ярдәм итәргә әзер.
Бай мәгълүмат, белем алуның төрле ысулларын һәм мультимедиа җиһазларын куллану бирегә килүчеләр өчен дөньяны танып белү процессын тагын да мавыктыргычрак итәчәк. Китапханәнең барлык заллары хәзер үз исемнәренә ия: "TV+" кинозалы, коворкинг-территорияләр: "Иҗат", «Мода мәктәбе», «Интеллектум» - ПК-сектор, «Тынлык һәм уңайлылык территориясе», «Китап киңлеге», «Гарри Поттерның яшерен бүлмәсе».
Китап фонды 2,6 мең данәдән артык. Аны формалаштырганда балалар мәнфәгатьләренә зур игътибар бирелә, чөнки китапханәнең төп максаты – яңа китап укучыларны җәлеп итү. Хәзерге җыентык нәфис әдәбият яңалыклары, урыс һәм чит ил классикларының әсәрләре, мәгълүмати грамоталылык, медиа-мәдәният, блогинг, анимация һәм сәяхәтләр буенча заманча басмалар, 3 D-энциклопедияләр һәм электрон чыганактагы китаплар белән тулыландырылды.
Фото:
https://culture.bashkortostan.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"