

Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясе укучысы Ирина Елисова җиңел атлетика буенча Башкортстан Республикасы кышкы Кубогының беренче турында 1нче урынны яулады.
Иринаның укытучы-тренеры - Дүртөйле шәһәре Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Шамил Җиһаншин.
Дүртөйле шәһәренең 3нче гимназиясе укучысы Артур Кәлимуллин ярышта дүртенче булды. Аның белән Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең укытучы-тренеры Алексей Киликаев шөгыльләнә.
“Нефтекама шәһәренең "Торпедо" манежында мин 1500 метрга йөгердем һәм 5.07 вакыты белән беренче урын алдым. Ярышларның күптән булганы юк иде, әмма моңа карамастан, барлык катнашучылар да яхшы әзерләнгән. Минем категориядә көндәшләрем сигез кеше булды. Алар арасында Нефтекамадан көчле кыз бар иде. Көчергәнешле бәйгедән соң мин җиңү яуладым", - ди Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясе укучысы Ирина Елисова.
Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән.