Саннар артында – киеренке хезмәт
Гомумдәүләт проектларын эзмә-эзлекле гамәлгә ашыручы районнар исемлегендә Кушнаренко да бар. Бу муниципаль берәмлек “Заман мәктәбе”, “Һәр баланың уңышы”, “Балалары булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү”, “Санлы мәгариф”, “Киләчәк укытучысы”, “Социаль активлык” төбәк проектлары, “Экология”, “Мәдәният”, “Сәламәтлек саклау” программалары буенча аеруча актив эшли.
“Заман мәктәбе” төбәк проекты кысаларында район мәктәпләрендә белем һәм тәрбия бирүнең яңа алымнары кертелде. Технология, информатика, тормыш хәвефсезлеге нигезләре фәннәрен өйрәнү өчен яңа мөмкинлекләр булдыручы кабинетлар җиһазландырылды. Кушнаренко гимназиясендә һәм 1нче урта мәктәптә “Үсеш ноктасы” үзәкләре уңышлы эшли. Аларда бу мәктәпләрнең укучылары гына түгел, авыл балаларына да шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылды. Күптән түгел янә ике авыл мәктәбендә – Иске Тукмаклыда һәм Шәриптә — “Үсеш ноктасы” үзәкләрен җиһазлау эшләре төгәлләнде. Ә Иске Камышлы урта мәктәбенә санлы белем бирү проектын тормышка ашыру кысаларында укучылар өчен — 30, укытучылар өчен 2 ноутбук, интерактив такталар сатып алынды. Әхмәт, Иске Тукмаклы укучылары да тиздән шундый ук ноутбуклар белән эшли башлаячак.
“Һәр баланың уңышы” төбәк проекты нигезендә районның Иске Камышлы һәм Иске Кормаш мәктәпләрендә спорт заллары төзекләндерелде.
Балаларга зур бүләк
Иске Кормаш урта мәктәбендә бүген 160ка якын укучы белем ала. Биредә бай китапханә, музей булдырылган, барлык диярлек кабинетлар да Интернетка тоташтырылган. Мәктәпнең спорт мәйданчыгы бар, кышын ихатасында хоккей тартмасы эшли. Мәктәп коллективында 17 укытучы хезмәт сала, аларның барысы да югары педагогик белемгә ия.
— Быел мәктәбебездә булган сөенечле вакыйгаларның берсе — спорт залының яңартылуы, — ди мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Ирина Ильясова. — Капиталь ремонт өчен 580 мең сумнан артык акча бүленде. Бу сум-маның төп өлеше федераль казнадан керде. Спорт залыбызның идәннәре алыштырылды, стеналары яңартылды, электрүткәргечләр ремонтланды, балаларга кием алыштыру һәм элү урыны булдырылды.
Тәҗрибәле физкультура укытучысы Ринат Җиһангиров та яңарыштан бик канәгать.
— Безнең Иске Кормаш мәктәбе укучылары район гына түгел, республика күләмендәге ярышларда да яңадан-яңа җиңүләр яулар, — ди ул. — Хәзер тагын да яхшырак күрсәткечләргә ирешү өчен мөмкинлекләребез артты!
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кушнаренко районы.
Рәсемдә: Иске Кормаш авылы мәктәбе укучылары остазлары Ринат Җиһангиров белән
Фото: М.Латыйпова