+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Китапханә зур мөмкинлекләр ача

Түбән Кыйгы авылында модельле китапханә ачылды.

Китапханә зур мөмкинлекләр ачаКитапханә зур мөмкинлекләр ача
Китапханә зур мөмкинлекләр ача
Яңа буын китапханәсен булдыру Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” федераль проекты кысаларында мөмкин булды.

Яңартылган китап фонды, күпфункцияле зоналар, интерактив җиһазлар һәм компьютер техникасы – Түбән Кыйгы авылы китапханәсендә хәзер заманча мәдәни-интеллектуаль киңлек урнашты.

Аны ачу тантанасында мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова, Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко, үзешчән шагыйрь, җырчы, композитор Резеда Мөхәммәтҗанова, туган якны өйрәнүче, Кыйгы районы турында 30дан артык китап авторы Рамил Әскаров һәм башкалар катнашты.
Модельле китапханәнең фонды хәзер 1361 данәгә артты. Яңа буын китапханәсендә укучылар материалны 3D китап һәм виртуаль чынбарлык шлемы ярдәмендә дә үзләштерә алачак.

Яңа техник мөмкинлекләр видеоэкскурсияләр һәм презентацияләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Бу бигрәк тә яшьләр һәм балалар арасында китап укучылар санын арттырачак. Өлкәннәрне электрон ресурслардан файдалануга җәлеп итәчәкләр. Белем бирү зонасында Интернет челтәренә керү өчен дүрт эш урыны булдырылган. Монда укучыларга БДИга әзерләнү өчен дә мөмкинлекләр бар.
Яңартылган китапханәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә хезмәт күрсәтү өчен дә шартлар тудырылган.

 
Фото:srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас