+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Балаларның хыяллары чынга аша

Дүртөйле шәһәренең «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты һәм Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә төзекләндерелгән "Зерно" бинасы территориясендә Яңа ел бәйрәме үтте.

Балаларның хыяллары чынга ашаБалаларның хыяллары чынга аша
Балаларның хыяллары чынга аша
«Балаларның хыяллары чынга ашарга тиеш, бигрәк тә Яңа ел алдыннан. Дүртөйле авылыннан 13 яшьлек Нәзирә могҗизаларга ышана. Аның теләге язылган шар миңа «Теләкләр чыршысы» Бөтенрусия акциясе кысаларында эләкте. Аның зур һәм тату гаиләсе бар, әти-әнисе медиклар, үзе дә табиб-стоматолог булырга тели. Яхшы укый, олимпиадаларда җиңә, максатчан һәм тырыш.

Менә җиденче ел инде музыка мәктәбендә фортепиано классы буенча шөгыльләнә, әмма тагын бер инструмент – гитарада уйнарга һәм гаилә ансамблен булдырырга тели. Ә мин, Кыш бабай ролендә, аның хыялын чынга ашырдым! Бернәрсә дә юк, үз максатыңа ышанырга һәм омтылырга гына кирәк. Ә без, өлкәннәр өчен, балалар шатлыгы бәһасез!",- диде Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.

фото: Гөлшат Гайсина

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас