

Бәләбәй районының Приютово поселогында урнашкан 2нче балалар сәнгать мәктәбенең тарихы бай. Ул 1962 елдан башлап эшли. Бу вакыт эчендә аны 1329 укучы тәмамлаган. Бүген сәнгать мәктәбенә 308 белем алучы йөри.
Мәгариф учреждениесе бинасы 1959 елда ук төзелгән. Мәктәп эшләгән елларда бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән.
Сәнгать мәктәбе “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында тәртипкә китерелгән. Аны тормышка ашыру өчен 38 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу - федераль, республика һәм урындагы бюджетлар акчасы.
Бинаның тышкы ягы һәм түбәсе ремонтланган, җылыту һәм су белән тәэмин итү системалары, шулай ук канализация, электр үткәргеч, яктырту системалары яңартылган. Мәктәпнең барлык биналары да ремонтланган. Тирә-як территориясе дә төзекләндерелгән.
Фото: Бәләбәй районы хакимиятеннән.