+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Күчмә китапханә Кавказга барды

Ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Чакмагыш районының Иске Калмаш авылы модельле китапханәсе хезмәткәрләре чираттагы тапкыр Кавказ авылы әдәбият сөючеләренең хәлен белде.

Күчмә китапханә Кавказга бардыКүчмә китапханә Кавказга барды
Күчмә китапханә Кавказга барды
Кавказ авылында 15 тирәсе кеше яши. Аларга бакчачылык, тәмле һәм сәламәт туклану, шәхси хуҗалык алып бару турында журналлар һәм нәфис әдәбият тәкъдим ителде.

Килгән көнне 35 китап һәм вакытлы басма бирелде, күчмә китапханәдә 8 кеше булды.

“Китап укучылар булган авыл озак яшәячәк!" - дип билгеләп үтте әйдәүче китапханәче Зөлфия Сабгиянова.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас