+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мәдәният сараенда уен-көлке, җыр тавышлары тынмады

Алты көн дәвамында - 23, 24, 25, 27, 28, 29 декабрьдә - Әбҗәлил районы Мәдәният сараенда балалар көлүе, күңел ачу, бию һәм җыр тавышлары тынмады.

Мәдәният сараенда уен-көлке, җыр тавышлары тынмадыМәдәният сараенда уен-көлке, җыр тавышлары тынмады
Мәдәният сараенда уен-көлке, җыр тавышлары тынмады


Биредә балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре узды, алар “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәният учреждениеләренә йөрүчеләр саны арту” күрсәткечләренә шактый йогынты ясаган. Ил башлыгы Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында республика буенча байтак чаралар үтә.


“Ел саен Мәдәният сарае хезмәткәрләре безне Яңа ел бәйрәмнәрендә сөендерә. Быел анда нинди тамаша булачагын минем балалар түземсезлек белән көтте. Сез аларның шатлыклы күзләрен күрсәгез! Алар әкият персонажлары белән бергә җырлады һәм биеде. Ә Кыш бабайдан шигырьләр сөйләгән өчен алган конфетларны алар иң кыйммәтле бүләк буларак кабул итте. Мондый бәйрәмнәрне оештыручыларның барысына да зур рәхмәт”, - дип белдерде үзенең хис-кичерешләрен балаларын Яңа ел чыршысына алып килгән ата-аналарның берсе.

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас