+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Дәүләкән мәдәният йортының матди-техник базасы ныгытылды

Дәүләкән районы Мәдәният йортының матди-техник базасын шактый ныгытылган.

Дәүләкән мәдәният йортының матди-техник базасы ныгытылдыДәүләкән мәдәният йортының матди-техник базасы ныгытылды
Дәүләкән мәдәният йортының матди-техник базасы ныгытылды

Бу максатларга федераль, республика, урындагы бюджетлардан биш миллион сумнан артык акча бүленде. Күп кенә коллективлар өчен сәхнә костюмнары тектерелгән. "Ахирәтләр" башкорт халык фольклор ансамбле, "Дим" башкорт халык фольклор ансамбле, "Демушка" хоры, "Акчарлак" вокаль ансамбле һәм "Ак калфак" фольклор ансамбле артистлары яңа костюмнарда чыгыш ясаячак.

Тынлы инструментлар оркестры өчен дә яңа уен кораллары сатып алынды. Шулай ук сәхнә киемнәре яңартылды, яңа заманча җиһазлар, шул исәптән тавыш һәм яктылык җиһазлары барлыкка килде, ул, һичшиксез, мәдәният хезмәткәрләренә осталык дәрәҗәсен күтәрергә, яңа номерлар әзерләргә ярдәм итәчәк.

Мәдәният идарәсе җитәкчесе Рәфис Әхмәдрәхимов билгеләп үткәнчә, артист өчен аның тышкы кыяфәте мөһим, чөнки сәхнә образы - тамашачыга сәнгать йогынтысы чараларының берсе. Безнең коллективлар районда, республика һәм ил мәйданчыкларында актив чыгыш ясый, төрле фестивальләрдә һәм конкурсларда катнаша, һәм сәхнәгә яңа костюмнар киеп чыккач, тамашачыларны якты номерлар белән сөендерәчәкләр, ди ул.

 

Фото: bash.news

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас