+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Экспорт форсажы” эшен дәвам итә

Экспортны яклау буенча төбәк үзәге мәктәбе эшләгән «Нефть-газ өлкәсе (җиһазлар һәм хезмәт күрсәтүләр)» юнәлеше буенча «Экспорт форсажы» акселерация программасы эшен дәвам итә.

“Экспорт форсажы” эшен дәвам итә“Экспорт форсажы” эшен дәвам итә
“Экспорт форсажы” эшен дәвам итә
Программа Башкортстан нефть-газ тармагы предприятиеләренең экспорт потенциалын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән.

- “Экспорт форсажы” программасы үзенең нәтиҗәлелеген берничә ел рәттән раслап килә. Экспортка юнәлтелгән яңа оешмаларны эзләү һәм аларны тышкы базарларга чыгару - Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы һәм Экспортны яклауның республика үзәгенең төп бурычларының берсе. Шуңа күрә без предприятиеләрнең экспорт потенциалын тормышка ашыруга һәм экспорт проектын структурлаштыруга юнәлтелгән акселерацион программа уздыруда аерым потенциал күрәбез, бу эшчәнлек даирәсе - чит ил базарын сайлаудан алып, хәвефләрне минимальләштерүгә һәм чыгымнарны киметүгә кадәр, - дип билгеләде тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Шуны да билгеләргә кирәк: «Экспорт форсажы» акселерация программасы буенча укуларны Башкортстанда Экспортны яклау буенча төбәк үзәге үткәрә, ул Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында бушлай гамәлгә ашырыла.

Фото: foreign.bashkortostan.ru

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас