+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Унике предприятие субсидия алган

Башкортстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр модернизацияләүгә 20 миллион сумга якын акча алган.

Унике предприятие субсидия алганУнике предприятие субсидия алган
Унике предприятие субсидия алган

Бу хакта Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов белдерде.

- Субсидияне 12 предприятие алды. Акча җитештерүне модернизацияләү һәм киңәйтү өчен билгеләнгән. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» проектында катнашу вакытында предприятиеләр процессларның нәтиҗәлелеген шактый арттыруга ирешә алды. Җитештерүне тагын да яхшырту өчен без аларга әлеге субсидияне бирдек, ул сатып алынган җиһазларга чыгымнарның бер өлешен каплаячак, — дип хәбәр итте Рөстәм Моратов.

Ул билгеләп үткәнчә, бу – республика бюджетыннан гомумдәүләт проектында катнашучыларга инде булган ярдәм чараларының финанс булмаганнарына (эксперт адреслы ярдәм, идарә итү күнекмәләрен арттыру программасы буенча укыту, экспорт базарларына чыгу һ.б.) һәм финанс булганнарына (инвестицион вычетны кайтару) өстәмә ярдәм чарасы.

Асылда, бирелгән субсидияләр хезмәт җитештерүчәнлеген инвестицион һәм технологик үстерүгә юнәлтелгән, ул җитештерү нәтиҗәлелеген арттыруда алдагы этап булып тора. Түләү күләме фактта тотынылган һәм документлар белән расланган чыгымнарның гомум суммасының 30 процентын тәшкил итә, ләкин 5 миллион сумнан да артмый. Түләү алу өчен күрсәткечләрнең берсе булып, узган елдагы белән чагыштырганда, хезмәт хакы, эш урыннары дәрәҗәсен саклап калу тора.

Фото: bitcop

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас