+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Предпритиеләр зур ярдәм алды

Субсидиянең күләме - 20 миллион сум.

Предпритиеләр зур ярдәм алдыПредпритиеләр зур ярдәм алды
Предпритиеләр зур ярдәм алды

Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр 20 миллион сумга субсидия алды. Бу хакта республика Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.

Рөстәм Моратов сүзләренчә, 12 предприятие субсидия алган. Аларның акчалары җитештерүне модернизацияләүгә һәм киңәйтүгә каралган.

"Предприятиеләр процессларның нәтиҗәлелеген арттыра һәм "тар" урыннарны юкка чыгара алды. Җитештерүне тагын да яхшырак камилләштерү өчен без аларга сатып алынган җиһазлар чыгымнарының бер өлешен каплаучы әлеге субсидияне бирдек", - диде беренче вице-премьер.

Моратов билгеләп үткәнчә, республика бюджетыннан әлеге дәүләт ярдәме инде булган гомумдәүләт проектында катнашучыларга ярдәм чараларына өстәмә булып тора. Бирелгән субсидияләр хезмәт җитештерүчәнлеген инвестиция һәм технологияләр ярдәмендә күтәрүгә юнәлтелгән, ул җитештерү нәтиҗәлелеген арттыруда киләсе этап булып тора.

Фото: ufimnivy.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас