+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Үз эше белән шөгыльләнүчеләргә җитди ярдәм күрсәтелгән

Моннан тыш, алар бик күп ташламаларга да дәгъва итә ала.

Үз эше белән шөгыльләнүчеләргә җитди ярдәм күрсәтелгәнҮз эше белән шөгыльләнүчеләргә җитди ярдәм күрсәтелгән
Үз эше белән шөгыльләнүчеләргә җитди ярдәм күрсәтелгән

Башкортстанда кече бизнеста эшләүчеләр санын саклап кала алганнар - нигездә шәхси эшкуарларның бер өлеше үзмәшгульләр категориясенә күчкән: узган елда соңгылары саны ике тапкыр диярлек арткан һәм 72,1 мең кеше тәшкил иткән. Эшкуарларга салым ташламалары, страховка кертемнәрен түләмәскә, касса аппаратын кулланмаска һәм хисап бирмәскә мөмкинлек бирелде.

Әмма шулай ук икътисадка ярдәм итүнең кризиска каршы чаралары ярдәмендә кече бизнесны саклап калуга ирештеләр, диделәр Икътисади үсеш министрлыгында.

"Узган елда иң кирәкле һәм нәтиҗәле инструментлар, шулай ук яңа ярдәм чаралары каралды. Алар арасында - кече һәм урта эшкуарлык өчен салым каникулларын озайту, аграрийларга, эшкәртүчеләргә, җиңел сәнәгатькә, агач эшкәртү, туризм һәм экспортка финанс ярдәмен саклау һәм башкалар. Дәүләт ярдәме 8 меңнән артык оешмага һәм 7 миллиард сумга якын шәхси эшкуарларга күрсәтелгән", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проекты кысаларынада Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү юнәлеше дә бар.

Фото: itcrumbs.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас