+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Милли киемдә — күңел җылысы

Дүртөйле шәһәренең 6нчы балалар бакчасы педагоглары Халыкара милли костюмнар конкурсында катнашты.

Милли киемдә — күңел җылысыМилли киемдә — күңел җылысы
Милли киемдә — күңел җылысы
Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында узучы "Тамга" башкорт милли костюмы осталарының II халыкара конкурсына йомгак ясалды.

Проект традицион милли костюмның уникаль кыйммәтләренә, аның этник үзенчәлегенә һәм күптөрлелегенә, заманча мода тенденцияләренә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

6нчы "Кояшкай" балалар бакчасы педагоглары бу бәйгедә актив катнашты. Алар конкурска үз куллары белән тегелгән уникаль костюмнар тәкъдим иттеләр. Педагогларның иҗатын республика халкы тиздән Башкортстан башкаласының зур сәхнәсендә күрәчәк.

Чыганак: Дүртөйле районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге

 
Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас