Узган елның 30 декабрендә Уфа Балалар филармониясе яңадан үз ишекләрен ачты. 2019 елда учреждение Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында “Муниципаль мәдәният учреждениеләрен яңарту” юнәлешендә республика бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурс сайлап алуында җиңеп чыкты.
Башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе белән мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков таныштылар. Бинадагы интерьер, шулай ук бию, спорт, концерт заллары тулысынча яңартылды. Шул ук вакытта мозаика, барельефлар, мәрмәр колонналар һәм диварлар сакланып калган. Җиһазлар сатып алынган, автоматик янгын сигнализациясе системасын урнаштыру, янгын сүндерү, вентиляция җиһазларын автоматлаштыру буенча эшләр башкарылган.
- Яңа ел алдыннан дүрт йөзләп бала шөгыльләнә торган Балалар филармониясе ишекләрен ачу бик күңелле. Биредә бию, акробатика, җыр, театр сәнгате белән шөгыльләнәләр, - диде Сергей Греков. - Ике ел балалар аның ачылуын көтте һәм менә, ниһаять, бу көн җитте. Филармония барлык заманча таләпләргә дә туры килә, мин монда балаларга ошар дип ышанам.
- Ремонт вакытында балалар бер генә көн дә дәресләрен туктатмады. Моның өчен шәһәр һәм район хакимиятенә рәхмәт әйтергә кирәк, барысына да биналар билгеләнде һәм иҗади процесс дәвам итте, - дип билгеләп үтте Әминә Шәфыйкова.
Фото:srk.nationalpriority.ru