Бүгенге көндә «Уфа» индустриаль паркы территориясендә 17 оешма, шул исәптән индустриаль парк территориясендә сәнәгать-җитештерү эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында килешү төзегән 10 резидент урнашкан. Хәзерге вакытта резидентлар тарафыннан игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 34 миллиард сум тәшкил итә һәм 600 эш урыны булдыруны күз уңында тота.
2021 елның декабрендә «Уфа» индустриаль паркында 20 мең квадрат метр мәйданлы яңа җитештерү комплексы ачылды һәм анда беренче производство эшләтеп җибәрелде.
Төзелеш эшләре Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән башкарыла. Ул «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» чаралары кысаларында Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән булдырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проекты нигезедә гамәлгә ашырыла.
Беренче производство «АртАгро» компаниясе тарафыннан эшләтеп җибәрелгән, ул авыл хуҗалыгы объектларын төзү һәм реконструкцияләү, шулай ук Русиядә аналогы булмаган ашлык чистарту җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнә.
Производствоны эшләтеп җибәрүдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Үзенең сәламләү сүзендә ул мондый проектларны республика территориясендә гамәлгә ашыруның төбәккә инвестицияләр җәлеп итү, шулай ук республика брендларын дөнья базарында таныту өчен мөһимлеген билгеләп үтте.
«Уфа» индустриаль паркының идарәче компаниясе булган Үсеш корпорациясе парк резидентлары өчен уңайлы инфраструктура формалаштыра. Барлык резидентлар да электр энергиясе, җылылык һәм су тәэминаты, керү юллары белән тәэмин ителгән. Корпорациянең проект менеджерлары, үз чиратында, килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә, шул исәптән бизнесның хакимият органнары белән хезмәттәшлегендә дә даими ярдәм күрсәтә.
Фото: pravitelstvorb.ru