+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Узган ел мәдәният өлкәсе өчен үзенчәлекле булды

Республика Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов 2021 елга нәтиҗә ясады.

Узган ел мәдәният өлкәсе өчен үзенчәлекле булдыУзган ел мәдәният өлкәсе өчен үзенчәлекле булды
Узган ел мәдәният өлкәсе өчен үзенчәлекле булды


Вице-премьер Азат Бадранов мәдәният өлкәсе өчен 2021 елның үзенчәлекле булуын билгеләп үтте.
VI Бөтендөнья фольклориадасы, беренче тапкыр зур мәдәни форумнар - «АРТ-Корылтай»,
"АРТ-Корылтай. Балалар» уңышлы үткәрелде. Уфада беренче тапкыр «Алтын битлек» Русия театр премиясенең төбәк программасы узды. Шулай ук, Башкорт опера һәм балет театры Мәскәүдә Зур театрда Жюль Массненың “Дон Кихот” операсын күрсәтте, Милли симфоник оркестр беренче тапкыр Мәскәү һәм Санкт-Петербург дәүләт филармониясе сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясады.
Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында
Караидел районында яңа клуб, реконструкция һәм капиталь ремонт эшләреннән соң 19 мәдәният учреждениесе эшли башлады. 5 автоклуб алынды, 10 модельле китапханә һәм 3 кинозал ачылды.
4 мәдәният колледжы музыкаль инструментлар һәм уку материаллары белән җиһазландырылды.
Нефтекама филармониясендә виртуаль зал ачылды, музей коллекцияләре буенча 3 мультимедиа гид булдырылды. Мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен авыл җирендә эшләүче "Авыл мәдәният хезмәткәре" программасы эшли башлады. Беренче 60 белгеч 500әр мең сум грант алды.
2022 елда капиталь ремонт һәм реконструкциядән соң 19 мәдәният объектын ачу, 22 учреждениене заманча җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла.
- Уфа юбилеена курчак театрын, Уфа циркын реконструкцияләү эшләренә тотыначакбыз. Евразия китапханәсе төзелешен башларга планлаштырабыз, - дип өстәде Азат Бадранов.

Фото: facebook.com

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас