

Аның сүзләренә караганда, үткән елның 11 аенда министрлык тарафыннан республика бюджетына керемнәр рәвешендә 817,2 миллион сум акча кертелгән, бу билгеләнгән план күрсәткеченең 104,7 процентын тәшкил итә.
Наталья Полянская аңлатканча, электрон формада гаризалар бирү мөмкинлеге аркасында дәүләт хезмәтләрен алу процессы җайлырак һәм тизрәк бара, хәзерге вакытта дәүләт хезмәтләре буенча барлык мөрәҗәгатьләрнең 55 проценты электрон рәвештә кабул ителә. Мәсәлән, 2021 елның 22 декабренә барлыгы 60 030 гариза килгән, шуларның 32 049ы – электрон рәвештә. Чагыштыру өчен: узган елда министрлык тарафыннан 86 мең гариза, ә урындагы үзидарә органнары тарафыннан 11 465 мөрәҗәгать электрон рәвештә эшкәртелгән.
Былтыр күпбалалы, шулай ук инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрнең торак проблемаларын хәл итүгә аерым игътибар бирелгән. 1 декабрьгә җир кишәрлекләре бирү максатыннан күпбалалы 54 820 гаилә һәм балигъ булмаган инвалид бала тәрбияләүче 8 524 гаилә бушлай исәпкә куелган. Күпбалалы гаиләләргә барлыгы - 39 716, инвалид балалары булган гаиләләргә 6 006 җир кишәрлеге бирелгән.
Бу елга республика башкарма хакимият органнарының ведомство буйсынуындагы барлык учреждениеләренә беркетелгән мөлкәт (биналар) һәм учреждениеләрнең штат санын оптимальләштерү өлешендә тикшерү үткәрү, «Милек» бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасы базасында җир һәм мөлкәт турында мәгълүматларны "Санлы икътисад" гомумдәүләт проектына ярашлы санлаштыру планлаштырыла. Моннан тыш, үзгәртеп кору, финанс савыктыру, дәүләт коммерцияле оешмаларының нәтиҗәлелеген арттыру буенча эш дәвам итәчәк.
Фото: "Башинформ"