+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Юлларны төзекләндерү быел да дәвам итәчәк!

Башкортстанның Транспорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел төбәктә 167 объектта юлларны ремонтлау планлаштырыла.

Юлларны төзекләндерү быел да дәвам итәчәк!Юлларны төзекләндерү быел да дәвам итәчәк!
Юлларны төзекләндерү быел да дәвам итәчәк!

Аларның 32се - Уфа, 36 объект Стәрлетамак агломерациясенә карый, 99 объект - агломерацияләргә керми торган төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары.

Башкортстанның Юл хуҗалыгы идарәсе Иглиннән Кальтовка поселогы ягына таба юлны реконструкцияләү эшен төгәлләде. Бу юлның озынлыгы 7,5 километр тәшкил итә.

Районда юлларны реконструкцияләү ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барылган.

Әйткәндәй, әлеге юлларны тәртипкә китерү кирәклеге уңаеннан Республика белән идарә итү үзәгенә мөрәҗәгатьләр шактый килгән булган. Ниһаять, былтыр ноябрьдә юл файдалануга тапшырылган.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас