+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Җиз кыңгырау тагып кына, атларда чабып кына...

Башкортстан башкаласында узган "Терра зима" фестивалендә атлы чана экипажлары парады оештырылды.

Җиз кыңгырау тагып кына, атларда чабып кына...
Җиз кыңгырау тагып кына, атларда чабып кына...

Уфа шәһәрендә узган чарада Дүртөйле районы командасы 100 мең сум күләмендә Гран-при иясе булды. Билгеләп үтик, фестиваль ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән оештырылган "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелде.

"Аргамак" спорт клубының өлкән тренеры Ильяс Насыйбуллин җитәкчелегендәге орлов юргалары үзләренең бөтен матурлыгын күрсәтте. Команданың уңышы үз эше белән мавыгучы, үз һөнәренә чын күңелдән бирелгән кеше, "Аргамак" ат-спорт комплексы директоры Илшат Мәхмүтов ярдәмендә мөмкин булды.

Дүртөйлелеләр инде беренче ел гына җиңү яуламый, чираттагы тапкыр уңыш аларга елмайды, команда 100 мең сумлык сертификат алды.

Фото: Дүртөйле районы хакимияте.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в