Барлык яңалыклар

Кыйгыда яңа буын китапханәсе ачылды

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Кыйгы районының Түбән Кыйгы авылында яңа буын китапханәсе ачылды.

Кыйгыда яңа буын китапханәсе ачылды

Яңартылган китапханәдә укучылар өчен яңа техника, функциональ җиһазлар урнаштырылган. Яңа иҗади киңлекне китапханә дип кенә дә әйтеп булмый хәзер. Өстәвенә, яшь укучылар өчен күпфункцияле зоналар бар, анда китапны кулга алу гына түгел, дуслар белән уеннар уйнарга да мөмкин.

- Барысы да бик матур эшләнәгән. Төрле китаплар бар, барысын да өйрәнергә була, уеннар, балаларның аң-белем дәрәҗәсен үстерү өчен кушымталар бар. Безнең авылда шундый зона барлыкка килүенә без бик шат, - ди Түбән Кыйгы авылында яшәүче Фәнис Латыйпов.

Заманча дизайн, китап фондына иркен керү, ирекле аралашу урыннары, уен зонасы, уку өчен уңайлы почмаклар эшләнгән. Авыл китапханәсе һәр укучыга үзенең иҗади сәләтен ачарга ярдәм итә.

Бай мәгълүмат, белем алуның төрле ысулларын һәм мультимедиа җиһазларын куллану бирегә килүчеләр өчен дөньяны танып-белү процессын тагын да мавыктыргычрак итәчәк.

Мәктәп конференциясенә рефератлар, докладлар, БДИга әзерлек - яңартылган китапханәдә хәзер Интернетка керү мөмкинлеге булган дүрт компьютер бар. Өстәвенә, дизайн нигезләрен үзләштерә башлау һәм үз продуктыңны булдыру да мөмкин. Мәсәлән, рәсемнәр төшерелгән кружкалар һәм сумкалар. Ярдәмгә принтер һәм күпфункцияле термопресс килә.

Ә менә виртуаль чынбарлыкның аттракционы балаларны да, өлкәннәрне дә битараф калдырмаячак. Монда уйнарга гына түгел, дөнья буйлап сәяхәт кылырга һәм өйрәтү программалары узарга да мөмкин.

Ә өлкән буын кешеләре яңа китапханәдә төрле презентацияләр һәм иҗади очрашулар үткәрә ала. "Хуҗабикәләр" хатын-кызлар клубы биредә үз базасын булдырган да инде.

Биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле авыл кешеләре өчен шартлар тудырылган. Начар күрүчеләр һәм ишетүчеләр өчен махсус программа тәэмин ителеше булган компьютер сатып алынган.

Яңалык, әлбәттә, китапханә фондына да кагылды. Хәзер барлык китаплар киштәләрдә тора. Китап фонды 10 мең данәдән артык. Аны формалаштырганда балалар мәнфәгатьләренә зур игътибар бирелә, чөнки китапханәнең төп максаты – яңа китап укучыларны җәлеп итү. Хәзерге җыентык нәфис әдәбият яңалыклары, урыс һәм чит ил классикларының әсәрләре, мәгълүмати грамоталылык, медиа-мәдәният, блогинг, анимация һәм сәяхәтләр буенча заманча басмалар, 3D-энциклопедияләр һәм электрон китаплар белән тулыландырылды.

Автор:Энҗе Садертдинова