+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Мондый мәктәпләр булуы бик куанычлы!

"Sunrise" - Сибай шәһәрендәге шәхси чит телләр мәктәбе. Анда балалар һәм өлкәннәр белем ала. Әлеге мәктәптә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да белем ала. Алты ел эшләү дәверендә мәктәп 30 меңнән артык дәрес үткәрде, шул исәптән 3 меңнән артыгы - үзенчәлекле балалар белән. Социаль категория гражданнар өчен махсус ташламалар гамәлдә - бушлай уку мөмкинлеге каралган. Бу ярдәм чаралары илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә кертелгән "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Мондый мәктәпләр булуы бик куанычлы!
Мондый мәктәпләр булуы бик куанычлы!

- Республиканың социаль предприятиеләре реестрына кече һәм урта эшкуарлыкның 334 төбәк субъекты керде, узган елда алар 193 иде. Бу күрсәткеч буенча Русия төбәкләре арасында без 2е урында торабыз, - дип билгеләп үтте дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.

"Sunrise" мәктәбе җитәкчесе Людмила Корчагина командасында квалификацияле 8 педагог эшли, аларның барысы да укытуның коммуникатив методикасына ия. Укулар ике сменада алып барыла. Дәресләр индивидуаль, парлы, төркем формаларында уздырыла. Инглиз теленнән тыш, укытучылар немец, итальян, кытай, корея һәм япон телләренә өйрәтә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту - Оксфорд программасы, укучылар һәм өлкәннәрне Кембридж программалары буенча алып барыла.

Узган елның ноябрендә Людмила Корчагина "Sunrise" мәктәбен алга таба үстерү буенча социаль проектны гамәлгә ашыруга грант алды. Мәктәп җитәкчесе шулай ук "Бизнес-уңыш" махсус номинациясендә "Иң яхшы социаль проект-2021" конкурсы лауреаты булды.

- Социаль эшчәнлеккә дәүләт ярдәменә чиксез шатбыз - грант рәвешендә финанс ярдәме алу мөмкинлеге өчен бик рәхмәтлемен. Әлеге чараларны яңа типтагы, мәктәпкәчә яшьтәге 168 бала сыйдырышлы, төзекләндерелгән чит телләр мәктәбен эшләтеп җибәрүгә, шулай ук уку йортын кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүгә юнәлтәбез, - ди Людмила ханым.

Мондый мәктәпләр булуы бик куанычлы!
Мондый мәктәпләр булуы бик куанычлы!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас в