+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Яхшы юллар булса, үсеш тә булачак

Ил Президенты Владимир Путин гамәлгә керткән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында куелган бурычлар республикада уңышлы тормышка ашырыла.

Яхшы юллар булса, үсеш тә булачак
Яхшы юллар булса, үсеш тә булачак

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруны төп юллардан башлау мөһимлеген белдерде.

"Бүген барысы да шундый уңайлылыкка бәйле. Әгәр авыл, шәһәр араларында яхшы бәйләнеш бар икән, үсеш тә булачак", ди ул.

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты юл челтәрен яхшы хәлгә китереп, юл-транспорт һәлакәтләре хәвефен киметүгә юнәлтелгән.

“Гомумдәүләт проекты халыкның иминлеген, хәвефсезлеген саклауга үз өлешен кертергә тиеш”, - дигән бурыч куйды республика Башлыгы.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас в