+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Аскын районында - яңа ФАП

Аскын районының Кубияз авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылу урындагы халык күптән көткән чын бәйрәмгә әверелде. Чөнки элекке ФАП агач бинада урнашкан һәм заманча таләпләргә җавап бирми.

Аскын районында - яңа ФАП
Аскын районында - яңа ФАП

Аскын районы хакимиятендә моның «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты кысаларында тормышка ашырылуы турында сөйләделәр. Хәзер авыл халкына квалификацияле медицина ярдәме уңайлы һәм заманча шартларда күрсәтеләчәк. Чөнки яңа ФАП - яңа бина гына түгел, яңа җиһазлар да. Ә монда фельдшер Зөһрә Минаева һәм акушер Резеда Нартдинова эшләячәк.

Гомум мәйданы 70 квадрат метр чамасы булган якты, җылы һәм уңайлы медпункт барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Монда пациентларны кабул итү һәм персоналның эше өчен барлык шартлар да бар: прививка ясау һәм процедура кабинетлары, өлкән халыкны кабул итү, карау, дару чараларын саклау өчен бүлмәләр бар.

Яңа бина узган елның сентябрендә төзелә башланган иде. Мәгъдәнур Гыйзамов җитәкчелегендәге «Строитель» җәмгыяте төзелеш компаниясе кыска гына вакыт эчендә искиткеч бина төзегәннәр.

Район хакимияте башлыгы Денис Йосыпов медпунктны ачу тантанасында ФАП ачылу авыл халкы өчен яңа ел бүләге булуын әйтте.

Фото: Аскын районы хакимияте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в