Барлык яңалыклар

Илеш районында коворкинг-үзәк ачылды

Бу хакта район хакимияте хәбәр итте.

Илеш районында коворкинг-үзәк ачылды
Яңа ел алдыннан Илеш районының Югары Яркәй авылында коворкинг-үзәк ачылды. Анда барлык теләүчеләргә берничә төр хезмәт күрсәтелә. Бу кием тегү дә, фотоателье, оператив полиграфия, аяк киемнәрен ремонтлау, чәчтараш һәм башка бик күп хезмәтләр.

Көнкүреш коворкингын ачу республикада "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм итү" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Урындагы эшкуарлар сүзләренә караганда, яңа үзәк кешеләр өчен эш урыннары булдыру мөмкинлекләре ача.

Фото: Илеш районы хакимияте сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов