+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Балалы гаиләләргә торак алганда ярдәм күрсәтелә

Башкортстанда балалы гаиләләргә ташламалы ипотеканы каплауны гадиләштерделәр. Быелдан башлап ипотека кредитын өлешчә каплау өчен гаризаны “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша бирергә мөмкин.  

Гражданнар порталда шәхси кабинет аша турыдан-туры «Дом.рф» акционерлар җәмгыятенә гариза җибәрә ала. Җәмгыять кредитордан ипотека кредиты, бурыч күләме һәм исәп реквизитлары турында документларны үзе сорый. Әгәр бу вариант нинди дә булса сәбәпләр аркасында гаиләләрне канәгатьләндерми икән, алар ипотеканы түләү турында гаризаны кәгазь яисә электрон рәвештә кредит биргән банкка җибәрә ала.

Билгеле булуынча, 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр балалары туган гаиләләр ташламалы ипотекага хокуклы. Кредит буенча еллык ставка - 6 процент, беренче взнос - 15 процент, кредит бирү вакыты – 3тән 30 елга кадәр. Ташламалы ипотека ярдәмендә әзер яисә төзелеп килүче фатир, шәхси йорт сатып алырга, яки төзергә мөмкин.

Бу ярдәм ил Президенты Владимир Путин башлангычы буенча гамәлгә ашырылучы «Демография» һәм «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектлары кысаларында күрсәтелә. Гомумдәүләт проектлары балалы гаиләләргә торак алганда яисә төзегәндә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Президент карары буенча ташламалы ипотека программасы бу ел ахырына кадәр озайтылды. Аны бер генә баласы булган гаиләләр дә алырга мөмкин.

Фото: solidarnost.org

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в