Барлык яңалыклар

Уфада юллар көзгедәй булсын!

Башкортстан башкаласында быелгы төзелеш сезонында урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү буенча эшләр дәвам итәчәк. Юлларның күп өлешен ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында ремонтлау планлаштырыла.  

Билгеле булуынча, бу федераль программаны гамәлгә ашыру 2030 елга кадәр исәпләнгән. Бу вакытка шәһәр агломерацияләренең төзекләндерелгән юл челтәре өлеше 85 процентка кадәр җиткерелергә тиеш.

Ремонт объектлары исемлегенә гомум озынлыгы 20 километрдан артык булган урам-юл челтәренең 15 участогы кергән. Аның озынлыгы 8,5 километр тәшкил итә.

Бүгенге көнгә барлык ремонт объектлары буенча да конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча подрядчы оешмалар билгеләнгән, алар белән муниципаль контрактлар төзелгән.

Фото: rb7.ru

Автор:Ләйсән Якупова