

Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Туймазы районының Ярмөхәммәт авылында “Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк программасы нигезендә модульле ФАП төзелде.
Фельдшер-акушерлык пункты җиһазлар белән җиһазландырылачак һәм табибка кадәр ярдәм күрсәтү өчен медикаментлар белән тәэмин ителәчәк.
ФАП Ярмөхәммәт, Каран-Елга, Түбән Каран-Елга авылында яшәүче халыкка хезмәт күрсәтәчәк, анда яшәүчеләрнең гомум саны 515кеше тәшкил итә, шуларның 77се - балалар.
Фото: gtrk.tv