+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Юллар хәвефсез булсын!

Быел да бу җәһәттән күп башлангычларга нигез салыначак.

Юллар хәвефсез булсын!
Юллар хәвефсез булсын!

2021 елда Стәрлетамакта Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында янә 2 яңа светофор куелган. Алар тавыш сигналы белән Төзүчеләр һәм Чапаев урамнары, Губкин һәм Калинин урамнары чатларында урнаштырылган.

Барлыгы Башкортстанда "Хәвефсез сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты кысаларында 2021 елда 30дан артык светофор, 20 мең кисәтү билгесе, 30 мең сигнал баганасы, 28,9 мең чакрым барьер киртәсе, 4,8 мең чакрым җәяүлеләр киртәсе куелган, 2 мең чакрым юл тамгалары ясалган, 387 километрдан артык юл норматив хәлгә китерелгән. Әлеге максатларга 8,8 миллиард сум акча җибәрелгән, шуларның 1,7 миллиард сумы - федераль бюджет акчалары.

Фото: gtrk.tv

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в