+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Аварияләр һәм корбаннар саны кимиячәк

Башкортстанда «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында былтыр барлыгы 30дан артык светофор, 20 мең юл билгесе, 30 мең сигнал баганасы урнаштырылган.

Аварияләр һәм корбаннар саны кимиячәк
Аварияләр һәм корбаннар саны кимиячәк
Аерым алганда, төбәк башкаласын төзекләндерү объектларында 220дән артык тышкы яктырту баганасы, 420дән артык кисәтү билгесе һәм 16 светофор урнаштырылган.

Эшнең соңгы этабы термопластик юл тамгасы төшерү булган. Үткәрелгән чаралар шәһәрнең урам-юл челтәренең торышын яхшыртырга гына түгел, ә юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннар санын киметергә дә мөмкинлек бирәчәк.

"Тулаем алганда, гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру берничә мөһим мәсьәләне хәл итә: автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү, транспорт күп йөргән участокларга йөкләнешне киметү, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннар һәм, нәтиҗәдә, аварияләр корбаннарының санын киметү", ― диде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

фото: Ирина Минина.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в