

3-8 гыйнвар көннәрендә китапханәдә балалар зирәклеген, җитезлеген күрсәтте, әдәби әсәрләр буенча белемнәрен тикшерде, Яңа ел җырларын һәм шигырьләрен искә төшерде.
Командаларга бүленеп, яшь эзтабарлар Кыш бабайны эзләргә китте. Командалар "Яңа ел шигърияте", "Яңа ел җырлары", "Кыш бабай уеннары", "Тылсымлы экран", "Кар әкиятләре" станцияләре буенча узды.
Квест нәтиҗәләре буенча Кыш бабай бүләкләр, катнашканлык турында сертификатлар тапшырды һәм балаларны тылсымлы Яңа ел әйлән-бәйләненә чакырды.
Фото: Татьяна Афанасьева.