Барлык яңалыклар

Сәетбабада спорт бәйрәме

Гафури районының Сәетбаба авылында "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзелгән яңа хоккей тартмасында районның төньяк зонасы авыллары арасында хоккей буенча турнир узды.

Сәетбабада спорт бәйрәме
Бу көнне бозга Сәетбаба, Коварды һәм Юлык авыллары командалары чыкты.

"Бу турнир Сәетбаба авылы территориясендә хоккей үсешенең башлангыч ноктасы булып тора. Шунысы куанычлы, яңа хоккей мәйданчыгына барысы да бик теләп йөри, балалар бозда өлкәннәр белән даими шөгыльләнә. Хәзер мондый турнирларны ешрак уздырачакбыз, шуның белән бу искиткеч кышкы спорт төрен яратучыларны берләштерәчәкбез", – диде Сәетбаба авыл биләмәсе башлыгы Венер Кунафин.

Ул турнирда катнашучыларның барысына да яхшы кәеф һәм югары спорт нәтиҗәләре теләде.

Киеренке көрәш барышында өченче урынны Коварды командасы алды, көмеш медальне мәйдан хуҗалары - сәетбабалылар яулады. Турнир чемпионы «Юлык-1» командасы булды.

Фото: Лариса Дәүләтшина

 

Автор:Резеда Галикәева