+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сәхнәдә - яңа мюзикл

«Югалган вакыт турында әкият» балалар һәм үсмерләр мюзиклының премьерасы узды.

Сәхнәдә - яңа мюзиклСәхнәдә - яңа мюзикл
Сәхнәдә - яңа мюзикл

Ул Уфаның шәһәр мәдәни-ял итү үзәгендә («Химик» мәдәният йорты) күрсәтелде.
Бу - "Талантлар планетасы" сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрне ачыклау һәм алга этәрү үзәге куйган икенче мюзикл.
- Узган ел да, шулай ук, грант ярдәмендә куелган «Музыкаль шкатулка сере» мюзиклы уңышлы узды, - ди үзәк директоры, проект җитәкчесе, вокал буенча педагог Яна Янситова. - 2021 елның октябрендә кастинг уздырдык, берничә ай эчендә актерлык осталыгына, эстрада-джаз, вокал һәм хореографиягә өйрәнгән 30 баланы сайлап алдык. Безнең мюзикл җыр һәм биюдән торган шоу гына түгел. Монда бик мөһим әйберләрне аңлап була. Бигрәк тә, әлеге заманда тирә-ягындагы тормышны күрмичә һәм ишетмичә, гаджетларда "чумып" утырган балалар өчен фәһемле әйберләр бар.
Сценарий нигезендә - Евгений Шварцның "Югалган вакыт турында әкият" әсәре. Аны заманчалаштырып, җырлар өчен текстлар, диалоглар язып, музыкасын иҗат итүче танылган композитор Лилия Таһирова.
Бу - аның Башкортстанда куелган «Музыкаль шкатулка серләре»ннән соң икенче проекты. Лилия Рамил кызы Казанда яши, аны Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр.
Спектакльне режиссер, актерлык осталыгы буенча педагог Гөлнара Мостаева куйган, биюләр өчен хореография буенча педагог Ренат Крицкая җавап бирә.
Русия Президенты башлангычындагы "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында һәм Башкортстан Башлыгы гранты ярдәмендә үткәрелгән чаралар балаларга үзләренең иҗади сәләтен гамәлгә ашырырга ярдәм итеп кенә калмый, аларга тере аралашу һәм эмоцияләр дә бүләк итә.

Фото: ufaved.info

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас