+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфалы Никита Богданов дөнья чемпионаты финалына чыкты

Дөнья чемпионатының сайлап алу ярышлары Швециядә узды.

Уфалы Никита Богданов дөнья чемпионаты финалына чыктыУфалы Никита Богданов дөнья чемпионаты финалына чыкты
Уфалы Никита Богданов дөнья чемпионаты финалына чыкты
Бозда мотоузышлар буенча Русия һәм Европа чемпионы Г. Кадыйров исемендәге Уфа техник спорт төрләре үзәгеннән Никита Богданов Эрншельдсвикта (Швеция) узган дөнья чемпионатының сайлап алу ярышларында җиңү яулады. Уфалы барлык узышларны да отты һәм 15 очко җыйды. Йомгаклау заездында ул Русия чемпионатының көмеш призеры Дмитрий Хомицевичны узып китте, ул 14 очко белән икенче урынга чыкты.
Никита Богдановның бу җиңүе Башкортстанда ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында бихисап эшләр башкарылуының бер дәлиле дә булып тора.

Фото:Baansport.fansite.nl

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас